Кукмара районында Белем көне яңа мәктәпләр һәм яңартылган биналар белән башланды (фоторепортаж)
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Белем көне яңа мәктәпләр һәм яңартылган биналар белән башланды (фоторепортаж)

Манзараста яңа гимназия тәүге тапкыр ишекләрен ачса, Кукмарадагы 4нче мәктәп, күппрофильле лицей һәм Янил урта мәктәбе капиталь төзекләндерүдән соң укучыларны кабул итте.

Бүген барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, беренче кыңгырау чыңлады. Белем көне — һәркем өчен дулкынландыргыч һәм истәлекле бәйрәм. Быел исә Кукмара районында ул аеруча тантаналы узды. Районның берьюлы берничә мәгариф учреждениесе укучыларны яңартылган биналарда каршы алды: Манзарас авылында яңа төзелгән гимназия укучыларга тәүге тапкыр ишекләрен ачты, ә Кукмарадагы 4нче урта мәктәп, күппрофильле лицей һәм Янил урта мәктәбе капиталь төзекләндерелеп, куллануга тапшырылды.

Тантаналы чараларда укытучыларның, укучыларның һәм ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов һәм башкалар бар иде.

Кунаклар укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны Белем көне белән котлап, яңа уку елында уңышлар, яңа үрләр һәм зур җиңүләр теләделәр.

— Бүген Кукмарада бик матур объектлар ачылышында катнаштык. Сез уку елын шундый яхшы шартлар һәм зур мөмкинлекләр булган биналарда башлап җибәрәсез. Бу — укучылар, укытучылар өчен генә түгел, ата-аналарга да зур куаныч. Сезнең шатлыгыгызны уртаклашам. Кукмарада бик тырыш, булдыклы халык яши, сез моңа бик лаек. Белем йортларында бары тик җылылык, үзара хөрмәт, татулык кына хөкем сөрсен, — диде Илсур Һадиуллин.

Министр республикада мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен дә ассызыклады. 

— Шушылай яңа белем учаклары төзелә, мәктәпләр капиталь төзекләндерелеп, уку өчен уңай шартлар тудырыла һәм алардан балалар төпле белем алып чыга икән, бу — безнең казанышыбыз, байлыгыбыз һәм киләчәгебез, — диде ул.

Кунаклар укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны Белем көне белән котлап, яңа уку елында уңышлар, яңа үрләр һәм зур җиңүләр теләделәр.
Кунаклар укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны Белем көне белән котлап, яңа уку елында уңышлар, яңа үрләр һәм зур җиңүләр теләделәр.

Сергей Димитриев та район өчен әлеге чараларның әһәмиятен, бу мөһим эшләрне гамәлгә ашыруда республика җитәкчелегенең, дәүләт программаларының ярдәмен билгеләп үтте. 

— Яңа, заманча мәктәпләр һәм яңартылган уку йортлары — балаларга белем алу өчен уңайлы шартлар гына түгел, ә районның киләчәгенә салынган ныклы нигез дә. Укучыларга белем юлында уңышлар, укытучыларга сабырлык һәм иҗади хезмәт, ә ата-аналарга балаларының казанышлары белән горурлану бәхете телисе килә. Яңа уку елы һәр гаиләгә шатлык, мәктәпләргә җылылык һәм уңыш алып килсен! — диде ул.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев