Кукмара 3нче урта мәктәбендә тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде
Соңгы яңалыклар

Кукмара 3нче урта мәктәбендә тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде

Өйрәнүләр сценарие буенча, мәктәптә шикле тартма табылуы турында полициянең кизү бүлегенә хәбәр килә.

Кукмараның 3нче урта мәктәбендә объектта террорчылык акты кылу куркынычы янаган очракта уртак гамәлләр алгоритмын эшләүгә багышланган тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде.

Өйрәнүләр сценарие буенча, мәктәптә шикле тартма табылуы турында полициянең кизү бүлегенә хәбәр килә. Шартлаткыч матдә детонацияләнү нәтиҗәсендә шартлау була, янгын чыга һәм зыян күрүчеләр бар дип фаразлана.

Территорияне чикләү, кешеләрне имин урынга эвакуацияләү, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм янгынны сүндерү буенча чаралар үткәрелде.
Территорияне чикләү, кешеләрне имин урынга эвакуацияләү, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм янгынны сүндерү буенча чаралар үткәрелде.

Тренировка барышында полиция, янгын сүндерү хезмәте, медицина, шулай ук белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре куркыныч янаган очракта үзара хезмәттәшлек итү һәм гамәлләр тәртибен эшкәртте. Территорияне чикләү, кешеләрне имин урынга эвакуацияләү, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм янгынны сүндерү буенча чаралар үткәрелде.

Мондый тактик-махсус өйрәнүләр җаваплы хезмәтләрнең һәм учреждение хезмәткәрләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерергә, укучылар һәм хезмәткәрләр иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән гамәлләрне камилләштерергә, шулай ук барлык хезмәтләрнең үзара эшчәнлеген ныгытырга мөмкинлек бирә.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев