«Гаилә — җәмгыятьнең төп таянычы һәм рухи кыйммәтләр чыганагы», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кабул итү тантанасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Чакырылган кунаклар арасында Кукмарадан Раушания һәм Марат Измайловлар гаиләсе дә бар иде.
«Гаилә — җәмгыятьнең төп таянычы һәм рухи кыйммәтләр чыганагы», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе хәрбиләрнең әти-әниләренә, күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә гаиләдә бурыч хисе, хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт һәм тормышның нинди генә шартларында да бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Очрашу барышында Татарстанда гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чараларына да игътибар бирелде. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә социаль сәясәтне үстерү республика өчен өстенлекле бурычларның берсе булып калуын ассызыклады. Ул барлык гаиләләргә дә сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм гаилә җылысы теләде.
- Фото: шәхси архивтан
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев