Бүген Гандәлифә Кыямиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Түбән Арбаш авылында яшәүче Кәримова Гандәлифә Кыямиевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Олы юбилее уңаеннан Гандәлифә апаны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина һәм Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмовалар килгән иде.
Гандәлифә апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенәдән үк, өлкәннәр белән беррәттән, ачлы-туклы килеш тормыш йөген тартырга туры килә аңа. Ул елларның авырлыгы күңелендә тирән эз калдырса да, Гандәлифә апа бүген дә тормышка сөенеп, һәр көннең кадерен белеп яши.
Тормыш иптәше Рәкыйп абый белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Пар канат булып 67 ел бергә гомер кичерәләр. Бүгенге көндә дә бер-берсенә терәк, таяныч булып, матур гомер итәләр.
Гандәлифә апа хезмәт юлын Нырты приютында кече тәрбияче булып башлый. Соңрак приют ябылгач, колхозга эшкә күчә. Рәкыйп абый да гомерен колхоз хезмәтенә багышлый. Икесе дә тырышып эшләп, авыл тормышына үз өлешләрен кертәләр.
90 яшен тутырса да, Гандәлифә апа һаман да көр күңелле, ачык йөзле, шаяртып-көлеп сөйләшергә ярата. Үткәннәрен искә алганда да ул тормышына шөкер итеп, гаиләсенең тату булуына сөенеп яши.
— Шөкер, без бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Оныкларыма да гел: «Безнең шикелле дус-тату яшәгез», — дип әйтәм, — ди ул, елмаеп.
Кунаклар белән хушлашканда да Гандәлифә апа үзенең ихлас сүзләре белән күңелгә җылы нур өстәде:
— И-и, әле ярый килдегез! Сезне күргәч, тагын да яшиселәр килеп китте, — дип елмаеп озатып калды ул.
Гандәлифә апага нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының җылысын тоеп, бәрәкәтле гомер кичерүен телибез!
Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев