Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада янгын мунча түбәсен юк итә һәм түшәменә зыян сала

Бу хәл бүген Чехов урамындагы йортларның берсендә була.

Кукмарада янгын шәхси йортның мунча түбәсен юк итә һәм түшәменә зыян сала. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

«Бүген 16.50 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Чехов урамы буенча урнашкан йортларның берсендә мунча януы турында хәбәр килде»,-дип аңлаттылар янгын сүндерү-коткару частенда. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунча яна һәм аның эчен көчле төтен камап алган була. 

Ут нәтиҗәсендә мунчаның түбәсе һәм 42 квадрат метр мәйданда түшәме яна. 

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

фото: янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев