Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм Киндеркүл аланында узачак.

29 августта Киндеркүл аланында «Сиңа багышлыйбыз, Кукмарам...» дип исемләнгән Шәһәр көнен үткәрү программасы:

18.00-20.00 сәгатьләрдә — «Балачак планетасы» интерактив мәйданчыгы;

18.00-20.00 сәгатьләрдә — интерактив мәйданчык — «Әкияттә — кунакта» халык әкиятләрен театральләштерү;

18.00-22.00 сәгатьләрдә — район территориясендә яшәүче халыкларның «Халыклар дуслыгы — ил көче» милли фотозоналары эшчәнлеге, этник биюләр, уеннар;

15.00-19.00 сәгатьләрдә — зур мич янындагы мәйданчык: «Бәйрәм күчтәнәче» — милли ризыклар әзерләү; 

18.00-22.00 сәгатьләрдә — «Кукмараның даны ерак йөри» — этнографик ишегаллары территориясендә Кукмара шәһәре предприятиеләре эшләнмәләрен күргәзмәсе;

18.00-19.00 сәгатьтә — яшь парлар парады;

18.00-20.00 сәгатьләрдә — «Кукмара килене коймагы» район конкурсы; 

18.00-19.00 сәгатьтә — каратэ, дзюдо, самбо спортчыларының күрсәткеч чыгышлары;

18.00-19.00 сәгатьтә — районның сәнгать үзешчәннәренең «Җырлыйм туган якта, җырлыйм сезнең хакта» дигән концерты;

18.00-22.00 сәгатьтә — «Ялкын» журналының «Шәп блогер» этно медиамәктәбе мәйданчыгы;

19.00-21.00 сәгатьләрдә — «Яңгыра, минем гитара» бард җырлары мәйданчыгы; 

19.00-19.10 сәгатьтә — «Безнең Кукмара — безнең горурлыгыбыз» хореографик прологы;

19.10-19.30 сәгатьтә — рәсми өлеш: сәламләү, бүләкләү;

19.30-22.00 сәгатьләрдә — Илсөя Бәдретдинова һәм аның иҗат төркеме концерты; 

22.00 сәгатьтә — бәйрәм салюты;

22.05-22.40 сәгатьтә — популяр музыкаль пародист Евгений Юджин чыгышы;

22.30-23.00 сәгатьтә — дискотека.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев