Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара редакциясенә Ринат Мөхәммәдиевның «Кыргый атауга сәяхәт» дигән яңа китабы кайтты

Бу китапка кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган.

Кукмара редакциясенә  Ринат Мөхәммәдиевның «Кыргый атауга сәяхәт» дигән яңа китабы кайтты.

Күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең бу китапка кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә.

Китап кесә форматында. Бәясе - 110 сум.

Безнең ассортиментта түбәндәге әсәрләр бар:

•    «Элеккечә түгел без генә», «Элеккечә түгел без генә» (110 сум)
•    «Мәхәббәт талисманы», Фәрит Имамов (100 сум)
•    «Соң түгел», Дилбәр Булатова (110 сум)

Ашыгыгыз. Саны чикле. Мәгълүмат алу өчен телефон 2-65-60

Безнең адрес: Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4нче йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk