Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның тагын ике яңа очрагы расланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 11878 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 94 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 17 кеше хастаханәгә салынган, калган 77 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 55 очрагы ачыкланган, Яр Чаллыда – 11, Түбән Кама районында – 9, Яшел Үзән районында – 5, Лениногорск районында – 3, Кукмара, Лаеш, Питрәч районнарында – 2шәр, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Саба, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 11878 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10416 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары 167гә җиткән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев