Хәдисләрдә – хикмәт
Соңгы яңалыклар

Хәдисләрдә – хикмәт

Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйтте:

- Хаталарның күбесен кеше теле белән эшли (Тәбәрани, Бәйхакый).

- Аллаһның бик зур нәфрәтенә дучар булучы кеше ул – бәхәс вакытында юл бирмәскә теләп, кирелек күрсәтүче (Бохари).

- Иң җиңел гыйбадәт ул – дәшмәү һәм күркәм холык (ибн Әби әд-Дунья).

- Вафат булганнарны фәкать яхшы сүз белән генә  искә  алыгыз  (Нәсаи).

- Иманлы кеше ләгънәт кыла алмый (Тирмизи).

- Иртән җиде финик җимеше ашаган кеше көн дәвамында агуланудан һәм сихердән имин булачак (Бохари).

-  Иман нуры төшкән күңелнең өч сыйфаты бар: беренчесе – ул рәнҗетми, икенчесе – рәнҗеми, өченчесе – игелекле эшләре өчен бернинди дә әҗер сорамый, шул гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кыла.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев