Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Газетабыз битләрендә - тарих үзе

АССРның 50 еллыгы билгеләп үтелгән 1970 елда район газетасы ниләр турында язган – шуны барлыйбыз.

Яңа төзелешләр

Узган ел Нырты совхозында күп торак йортлар, мәдәният учаклары, терлекчелек биналары сафка басты. Мәсәлән, үзәк усадьбада - 12 фатирлы, ә Майский поселогында 4 фатирлы йорт төзелде. Аларга суүткәргеч, газ кертелде. Узган ел 250 хуҗалык газдан файдалана башлады.
Фермаларда 120 дуңгыз сыешлы һәм 100 сыерга исәпләнгән мал тораклары барлыкка килде.

1 гыйнвар

Мартен мичләре чимал көтә

Металл ватыклары тапшыру буенча узган елгы планны  киез итек фабрикасы, элеватор һәм промкомбинат - 101-102, ә Лубян урман хуҗалыгы 186 процентка үтәделәр. Нырты совхозы, “Таң”, “Коммунизмга” колхозлары да планны берникадәр арттыруга ирештеләр. Ләкин һәр җирдә дә бу сорауга тиешенчә игътибар бирелмәде. “Виль кужым”, “Гигант”, “Новая жизнь” колхозлары металл ватыклары җыю планын 39-59 процентка гына үтәделәр. 6нчы тегү фабрикасы, МСО, коммуналь предприятиеләр комбинаты турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин.

Металл ватыклары – мартен мичләре өчен кирәкле чимал. Шуңа аны җыю һәм тапшыру белән даими шөгыльләнергә кирәк.

М.СӘЛИХОВ, вторчермет вәкиле,
22 гыйнвар

Юбилей алды бурычлары

Соңгы ике елда “Коммунизмга” колхозы территориясендә күп яңа төзелешләр башкарылды. Адайда - 150 урынлы клуб, медпункт, Зур Сәрдектә - көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының филиалы, Купкада балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Аш-Буҗиның медпункты яңа бинага күчерелде. Колхозның үзәк авылында 640 урынлы мәктәп төзелә.

50 колхозчы гаиләсе өй туйлары уздырды. 450 гаилә газдан файдалана. Бакчаларга һәм урамнарга 20 меңнән күбрәк декоратив һәм җиләк-җимеш агачлары утыртылды. Болар хакында шушы көннәрдә район Советы башкарма комитеты киңәшмәсендә  Зур Сәрдек авыл советы рәисе М.Мөсәгыйтов хисап тотты.

5 февраль

Яшьләр юлбашчының биографиясен өйрәнә

Югары Чура яшьләре һәм комсомоллары икенче ел В.И.Ленинның биографиясен өйрәнәләр. Түгәрәк пропагандисты Р.Шагадатова занятиеләрне кызыклы итеп алып бара, күрсәтмә әсбаплардан файдалана. Соңгы занятиеләрнең берсендә “В.И.Ленинның балачагы” дигән диафильм карадылар. Занятие башланыр алдыннан яшьләр дөнья, ил, колхоз яңалыклары белән танышалар. Аннан соң узган занятиедә өйрәнгәннәр искә төшерелә. Аларны кабатлаганнан соң, пропагандист яңа материалны аңлатырга керешә. Тыңлаучылар конспектлар алып баралар. Сыер савучылардан Н.Алексеева, А.Дямина, китапханәче З.Прямовалар аеруча тырышлык күрсәтә.

М.ГАЛИЕВА, 17 февраль

Хезмәт канәгатьлек хисе тудыра

Мин – бозаулар караучы. Үземнең хезмәтем белән азык-төлек муллыгына өлеш кертүем белән горурланам. Терлекчелектә инде берничә дистә ел эшлим. Фермага колхоз оештырылган елларда ук килгән идем. Ул чакта терлекләр аз булды. Ә хәзер тормыш сизелерлек үзгәрде. Колхозда йөзләгән терлекләр асрала. Минем карамакта 40 бозау бар. Хезмәт шартлары да елдан-ел яхшыра бара. Дөрес, әле күп эшне кулдан башкарабыз. Колхоз идарәсе алдагы елларда терлекчеләрнең хезмәтен механикалаштыру турында җитди уйланыр дип өметләнәбез.

Яратып башкарылган хезмәт канәгатьләнү хисе бирә. Хезмәт хакын аз алмыйм. Бүләкләр дә бирәләр. Эшеңне югары бәяләүләре күңелне үстерә. Беркөнне яныма колхоз рәисе иптәш Хәкимҗанов килде.

- Анна апа, пенсиягә чыгар вакытың җитте. Сине ялга тантаналы рәвештә озатырбыз, - диде ул миңа.

- Пенсиягә җибәрергә ашыкмагыз әле. Ялга китәргә җыенмыйм. Сау-сәламәт булганда ничек өйдә утырыйм, - дип җавап бирдем аңа.

Мондый бәхетле тормышны безгә, хатын-кызларга, Ленин партиясе, Совет власте бирде. Зур рәхмәт аларга!

А.НИКИФОРОВА, “Дружба” колхозы,
7 март

Чара күрелде

Редакция почтасына килгән хатларның берсендә Кукмара тимер юл станциясенә “Новая жизнь” колхозы өчен кайтарылган ике азык тараткычның озак вакытлар алып кителмәве турында хәбәр ителгән иде. Әлеге корреспонденция район авыл хуҗалыгы идарәсенә җибәрелде. Идарә җитәкчесе иптәш Галиевтан азык тараткычларның алып кителүе турында хәбәр алынды.

14 март

Сарыкларның нәсел сыйфаты яхшыра

“Россия” колхозы сарыкчылык буенча специальләшкән. Фермаларыбызда 1400 баш мал асрала. Аларның нәсел сыйфаты һәм продуктлылыгы үсә бара. Хәзер бездә барлык сарыклар да нәзек йонлы.Узган ел һәр сарыктан 3,8 кг йон кыркып алынды. Моңа,  беренче чиратта, нәсел эшенә игътибар бирү нәтиҗәсендә ирешелә. Быел да 710 нәселле тәкә сатып алынды.

Р.ӘМИРОВ, 24 март

Бездә дә - газ плитәләре

“Правда” колхозы халкына кышкы айларда газ плитәләре, ә шушы көннәрдә газ тутырылган баллоннар кайтарылды. Газ плитәсе булган  колхозчы йортлары арта бара.

Х.МИНҺАҖЕВА, 31 март

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk