Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстанда зур юл һәлакәте булган

«Шевроле» автомобиле һәм «УАЗ» микроавтобусы бәрелешә.

Азнакай районындагы авариядә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

 

Азнакай районының Әсәй авылы янында юл-транспорт һәлакәте булуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 30 апрельдә кичке бишенче яртыларда килә. Биредә «Шевроле» автомобиле һәм «УАЗ» микроавтобусы бәрелешә.

Нәтиҗәдә, аларның икесе дә юл читенә оча. Автомобильләрнең икесенә дә җитди зыян килә.

 

Һәлакәт урынына килгән 87нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, машиналарга ут капмасын өчен, ике автомобильнең дә аккумуляторларын өзә.

Шуннан соң зыян күргән өч кешене машиналардан чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Фото: ГУ МЧС по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев