Фото: Татарстанда җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң "Камаз" йөртүчесе һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстанда җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң "Камаз" йөртүчесе һәлак булган

“Калина” машинасы белән бәрелешеп, “КАМАЗ” юлдан читкә очкан һәм капланган.

Татарстанның Әлмәт районында җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң, йөк машинасы йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Юл-транспорт фаҗигасе Актүбә-Җәлил трассасында булган.

Бәрелүдән йөк машинасы юл читенә очкан һәм түбәсенә капланган.

Татар-информ

фото: соцсети

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев