Фото: Татарстанда фура белән бәрелешкән машина эчендә кысылып калган хатын-кызны чыгарганнар
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстанда фура белән бәрелешкән машина эчендә кысылып калган хатын-кызны чыгарганнар

Республика Дәүләт автомобиль инспекциясендә әйтүләренчә, хатын-кыз төрле имгәнүләр алган

Зәй янында фура белән бәрелешкәннән соң машина эчендә кысылып калган хатын-кызны чыгарганнар. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кичә иртән Зәй шәһәреннән чыгу юлында “Ниссан Тиида” белән Пенза номерлары булган фура бәрелешкән. Урынга 88 нче янгын сүндерү-коткару отряды янгын сүндерүчеләре килгән”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиңел машинаның аккумуляторын сүндергәннәр. Һәм гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә ишеген ачып, машинада кысылып калган хатын-кызны чыгаралар.

Республика Дәүләт автомобиль инспекциясендә әйтүләренчә, хатын-кыз төрле имгәнүләр алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Татар-информ

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев