Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Ташлы-Елгада балалар сәяхәткә чыккан

Балалар аллы-гөлле чәчәкләр белән танышып, файдалы дару үләннәре җыеп, табигатьнең матурлыгына сокланып кайттылар

Табигате гүзәл авылымның
Җәен чәчәкләргә күмелә.
Болыннары сөзәк тауларымның
Кояш нурларына күмелә.

Авылым Ташлы Елгада һәрдаим төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештырылып тора. Менә күптән түгел клуб мөдире Ләйсирә Газизуллина белән китапханәче Энҗе Хәбибрахмановалар балаларны басу-кырларга сәяхәткә алып чыктылар. Алар аллы-гөлле чәчәкләр белән танышып, файдалы дару үләннәре җыеп, табигатьнең матурлыгына сокланып кайттылар. Сәяхәттән соң рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, аннан тәмле балык шулпасыннан авыз иттеләр, тәм-томнар белән сыйландылар, үзләре үк җыйган үлән чәе эчтеләр, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп, өйләренә таралыштылар. Сөенечләреннән сабыйларның йөзләрендә нурлар балкыды.

Шулай ук алар Нурый, Салкын, Һәди, Һәдия чишмәләренә дә сәяхәткә бардылар. Чишмә тарихы, элек әби-бабайларның ничек итеп су ташулары, чишмәдә чират торып кер чайкаулары турында балалар бик кызыксынып тыңлады.

Болыннарда чәчәк исе,
Сахраларда – җир җиләк.
Тау астында чишмә ага,
Челтер-челтер ни сөйләп...

Мөнирә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Ташлы Елга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев