Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: “Ләйсән” балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы булды

Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләр кунакларга “Алтын алма” татар халык әкияте буенча театр күрсәтте.

“Ләйсән” балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы булды. Биредә төрле авыллардан килгән бакча мөдирләре, тәрбиячеләр һәм оешма вәкилләре катнашты.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләр кунакларга “Алтын алма” татар халык әкияте буенча театр күрсәтте. Әлеге тамаша кыска гына булса да, бик тә мәгънәле эчтәлеккә ия иде. Балаларның оста итеп уйнаулары, зал бизәлеше – Гөлнара Габделхәева, Нурия Сәлимгәрәева, Зөлфия Нигъмәтуллина, Гөлнара Әшрәпова, Индира Заһидуллиналарның зур тырышлык нәтиҗәсе. 

Икенче өлештә җәй көне Чүпрәле районына, “Ак калфак” оешмасы утырышына делегат булып барган әлеге балалар бакчасы мөдире Миләүшә Шаһабиева анда күргәннәре белән уртаклашты, фикер алышты, бәйрәм күренеше презентация белән үрелеп барды.

Быел “Ләйсән” балалар бакчасы ике дәүләт телен өйрәнү осталыкларының югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә грант отты. Кукмаралылар булдыра, диясе генә кала.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев