Элвин Грей концертыннан 500 кеше эвакуацияләнде
Соңгы яңалыклар

Элвин Грей концертыннан 500 кеше эвакуацияләнде

Сәгать тугызларда концертны туктаттылар, тамашачыларны бинадан чыгуын сорадылар

Азнакайда Элвин Грей концерты барган мәдәният сараеннан 500дән артык кеше эвакуацияләнде. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Кичке  сәгать тугызынчыда концертны туктаттылар. Бирегә барлык ашыгыч хезмәтләр экипажлары килде.

Барлык тамашачыларга да бинадан чыгып китәргә кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Биш йөзгә якын кеше эвакуацияләнде. Шаһитлар сүзләренчә, бинаны полиция хезмәткәрләре тикшергән. Концерт дәвам итмәде, тамашачыларны өйләренә озаттылар.

Фото: очевидцы

 

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев