Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Элвин Грей алга таба җырлый алырмы?

Җырчы видеомөрәҗәгать белән чыкты

Элвин Грей Төмән өлкәсендә гастрольләр вакытында хастаханәгә эләккән дип язган идек. Сәламәтлеге кинәт өзлегү аркасында, җырчы планлаштырылган барлык концертларын билгесез вакытка кичектерде.

Инстаграмга урнаштырган видеодан күренгәнчә, Радик хастаханәдә дәвалана. Аңа "акустик травма" дигән диагноз куелган. Бу эчке колакның көчле тавыш аркасында җәрәхәтләнүе дигән сүз.
 
Тамашачылары Элвин Грейга тизрәк терелеп, иҗатын дәвам иттерүен тели. Ә җырчы үзе видеомөрәҗәгатендә халыктан гафу үтенеп, барысы да яхшы булачак дип ышандыра, дип яза matbugat.ru.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев