Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Батырлык, яра һәм катлаулы реабилитация: махсус хәрби операциядә катнашучы Кукмарадан Ильяс Вәлиев яңадан йөрергә өйрәнә

Россия Президенты Владимир Путин карары белән сугышчы Батырлык ордены белән бүләкләнә.

...Ярты сәгатьләп сөйләшеп утырганнан соң, Ильяс әкренләп, хатыны Илүсә ярдәме белән җайлап кына торып басты һәм аякларының калтыравын сабыр итеп бераз көткәннән соң гына атлап китте. Махсус хәрби операциядә ике ай алгы сызыкта булып, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Ильясны бүлмәмнән: «Алга таба барысы да яхшы булачак, синдәй батыр йөрәкле, көчле рухлы кеше әлеге авырлыкларны җиңәргә тиеш», — дигән ихлас теләкләремне күңелемнән теләп озаттым. 

28 октябрьдә Илүсәнең туган көне. Инде ничә еллар очрашып йөргән егете Ильяс аңа бу истәлекле көнендә гомерлек яры булырга, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ризалык алына һәм... ярты сәгатьтән фатир ишеген шакып, «Иртәгә Ильяс Вәлиевка Кукмара хәрби комиссариатына килергә», — дигән чакыруны егетнең кулына тапшыралар. Юк, юк, бу кинофильмнардагы кебек уйлап чыгарылган эпизод та, дуслары яки туганнары тарафыннан әзерләнгән уен да түгел. Бу — чынбарлык! Икенче көнне Ильяс, барысы белән дә саубуллашып, Казанга китә, егерме көн чамасы әзерлек курслары узуга, махсус хәрби операциядә катнашу өчен, Луганск Халык Республикасына килеп җитә. Шулай итеп, армиядә мотоукчылар ротасында снайпер булып хәрби бурычын үтәгән Кукмара егетенә хәзер иң алгы позицияләрнең берсендә булырга туры килә. 

«Снайпер буларак катнашмадым, кулыма винтовка түгел, ә автомат алдым. Үрәсбаштан Динар Тимофеев белән гел бергә булдык. Мин яраланганда янәшә түгел идек. Бик кызганыч, февраль аенда аның үлгән хәбәрен ишеттем», — ди Ильяс.

18 декабрь көнендә Ильяс үзенең ничек яралануын сизми дә кала: бар нәрсә дә тыныч кына булганда, якында снаряд төшеп шартлый. Яшел Үзәннән дус егете Русланның кул чугы өзелә, ә ул үзе, умыртка баганасына зыян килү сәбәпле, шунда ук аңын югалта. Ильяс иң элек кыр госпиталенә китерелә, аннан соң Мәскәү, Чита, Самараларда дәвалана. Госпитальдә кем ярдәме белән аякка басуы турында соңрак язып үтәрбез. Ә хәзергә аның ни өчен Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Батырлык ордены белән бүләкләнүен сөйләп китик әле. 

...Көзге төннәрнең берсе. Пыскак яңгыр ява, бөтен җирдә пычрак, саз. Ильяслар иң алгы линиядә тора. Шул вакытта Мәскәүдән өстәмә көч белән килгән офицерның берсе нык яралана, бер аягын югалта. Ильяс берничә солдат белән, снаряд һәм пулялар «яңгыры» астыннан үз гомерләре турында уйлап та тормыйча, аны ут кырыннан алып чыгып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшыралар да кире кереп китәләр. Менә шушы батырлыгы өчен аңа орден бирелә дә инде. Тыйнак, аз сүзле Ильяс бу турыда шулай кыскача гына сөйләп алды. Әлбәттә, бу төнне булган хәлләрне безгә күзаллау мөмкин дә түгел. Ул — солдат хәтерендә генә!

Ә берәр айдан ул үзе дә авыр яралана. Кыр госпиталендә аны беренче булып караган табиб яшәмәс инде бу дип уйласа, берничә айдан Самара госпиталендә Ильясны очратып гаҗәпләнүен яшерми. Мәскәүдәге хәрби госпитальдә Ильяс биш көннән соң гына аңына килә. Һәм Илүсә, Кукмарадагы бар эшен ташлап, аның янына чыгып китә, ике ай дәвамында карый, тәрбияли. Көннәрдән беркөнне Ильяс белән Илүсә коридордан барганда, Ильяс аркасына «Харя» дип язылган, коляскада булган бер авыруны күрә. «Нәкъ шушындый „позывное“ (гади телдә кушаматы, — авт.) булган бер офицерны чыгарган идек без», — дип, Илүсәгә пышылдап кына әйтүгә, коляскалы борыла һәм Ильясны танып ала. Бу, чыннан да, алар ярдәм күрсәткән әлеге офицер була. Берәр атнадан ул, хатыны белән палаталар буйлап йөреп, Ильясны таба һәм: «Сез алып чыкмасагыз, мин шунда кала идем, батырлыгыгыз бүләкләнүгә лаек», — дип, якташыбызның мәгълүматларын язып ала. Хатыны да: «Шул төнне аның белән бергә булган башка солдатлар турында да мәгълүматлар җыябыз», — ди. Сүз уңаеннан, әле хәзер дә бу офицер Ильяс белән элемтәгә чыгып хәлләр белешә икән. 

Әйткәнемчә, Ильяс хәзер әкренләп йөрергә, ныклап аягына басарга тырыша. Ә аның янәшәсендә — уң кулы, хатыны Илүсә. 

«Ильясның Мәскәүдә булуы турында Русланнан хәбәр килүгә, мин шунда ук аның янына китәргә карар кылдым. Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннарга хөрмәтем зур, хәлемә керделәр, берсүзсез рөхсәт бирделәр. Шулай ук мин җитәкләгән Кукмара сәнгать мәктәбе коллективы да ике ай дәвамында эшне аксатмыйча алып барып, миңа теләктәшлек күрсәтте. Ильяс беренче көннәрдә урыныннан бөтенләй дә тора алмый иде. Гәүдәсенең билдән түбән өлеше хәрәкәтләнмәде. Иң элек ун секунд, ярты минут, бер минутлап утырырга өйрәндек. Әле бит умыртка баганасына авырлык килмәсен өчен, баш белән аякны тигез тотарга да кирәк. Елый-елый күтәрә идем мин аны. Әкренләп аякка бастык, таяклар ярдәмендә йөри башладык. Аннан соң госпитальдәге медицина хезмәткәрләренең авыруларга гына түгел, безнең кебек сау-сәламәт кешеләргә булган мөнәсәбәтләре дә сокландырды. Җылы караш, җылы сүз дә сихәтләндерә. Анда булганнан соң, үземнең дә дөньяга карашым үзгәрде», — ди Илүсә.

«Снаряд кыйпылчыгы муен аркылы умыртка баганасы аша үтеп, аның "хребет"ларын сындыргалап, аска кадәр төшкән. Менә шулай әкренләп йөрергә өйрәнәм инде, көн саен үз өстемдә эшлим, күнегүләр ясыйм. Бер сәгать йөрсәм, ике сәгать ятам. Кайбер көннәрне тәүлек буе тора алмыйм. Аякларым эссене-суыкны, энәне сизми әле. Таякларны ташладым. Төнлә йоклап булмый. Кайбер төнне аяклар үз тормышы белән «яши» башлыйлар. Үзләре селкенәләр, я велосипед "әйләндерәләр", кысып та куялар. Табиблар берничә елдан рәтләнеп бетәсең дип әйтәләр инде», — ди Ильяс. 

«Ильяс аякка басармы-юкмы икән дип курыкмадыгызмы?» — дип, соңгы сорауны бирдем Илүсәгә.

«Ник бу турыда бер дә кызыксынмадыгыз дип, шушы ук сорауны миңа Мәскәүдә аны дәвалаган табиб та бирде. Ә минем бу фикер уемда да булмады. Гомумән, күңелемә дә килмәде. Чөнки, иң беренче чиратта, ул исән иде!», — ди Илүсә.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар