Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Адайда балалар өчен Яңа ел бәйрәме үтте

Кыш бабайның күчтәнәчләре бирелде, әти-әниләргә, Яңа ел белән котлап, балаларның үз куллары белән әзерләнгән открыткалар тапшырылды

Узып бара елның соңгы минутлары,
Бар дөньяда балкый Яңа ел утлары.
Балаларның бәхетле йөзләре сабый чакны искә төшерә.
Әйтерсең лә барып кайттым балачак иленә.

Яңа ел яңа өмет, шатлык, яңа бәхет алып килә дип, бүген Адай авылы клубында балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Бик матур узды ул. Кыш бабайның күчтәнәчләре бирелде, әти-әниләргә, Яңа ел белән котлап, балаларның үз куллары белән әзерләнгән открыткалар тапшырылды.

Бәйрәм тамашасыннан күтәренке кәеф алып таралыштык.

Яңа елны бергә-бергә, дуслар белән, тыныч, матур итеп каршыларга язсын барчабызга. Бәйрәм белән!

Фәния Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk