Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дуска ярдәм итәм, имеш...

Кайчак дуска ярдәм итәбез дип, Очабыз без бергә упкынга. Үз башыннан үткәннәрне сөйли Берәү, әнә, гыйбрәт булсынга. - Мин дустымны ерактан ук таныйм, Гәләфидәй аның чалбары. Әллә кайдан сизеп торам инде, Ике "ярты" аның алганын. Закускага һич акчасы калмас, Кая барсын, миңа килә ул. Мин бит киң күңелле, андый чакта,...

Кайчак дуска ярдәм итәбез дип,

Очабыз без бергә упкынга.

Үз башыннан үткәннәрне сөйли

Берәү, әнә, гыйбрәт булсынга.

- Мин дустымны ерактан ук таныйм,

Гәләфидәй аның чалбары.

Әллә кайдан сизеп торам инде,

Ике "ярты" аның алганын.

Закускага һич акчасы калмас,

Кая барсын, миңа килә ул.

Мин бит киң күңелле, андый чакта,

Кире какмаганны белә ул.

Үзе генә эчә алмый түлке,

(Аңлый алмыйм андый кешене).

Әйткәнемчә, мин бик киң күңелле,

Булышам инде, кысып тешемне.

Менә, малай, көн дә шулай бит ул,

Әллә инде качып каласы?!

Булмый инде, андый түгел шул мин,

Ничек дуска каршы барасың?!

Көннәр арты көннәр үтә тора,

Нинди качу, көтеп аламын!

Акчасы аз булса, өсти-өсти,

Кибеткә дә үзем чабамын.

Хәзер инде икәү тигезләштек -

Бергә йөрибез без мүкәйләп.

Ахыр чиктә бүлнискә дә киттек,

"Скорый"да гына, икәүләп.

Атна-ун көн үлем ятагында

Яттык та без, кайттык дөньяга...

Кайчак гәләфиле дус килгән дип,

Төштә күреп, куркып уянам.

Инде менә, сөт кенә эчәбез,

Нык кисәтте табиб-нарколог.

Хәмер диңгезенә тагын чумсак,

Башка булмас, ди, алып калып.

Бу сүзләрне тыңлап тордым да мин

Йөрәк кысып куйды бер мәлгә.

Нигә кабабыз соң шул зәхмәтне

Мәңгелеккә килдекме әллә?!

Харис МОСТАФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев