Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде
Көн темасы

Татарстанда давыл кисәтүе игълан ителде

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк.

 Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстанда урыны белән бик көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

Көн дәвамында һәм кичен көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җитәчәк, дип яза "Татар-информ".

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев