Кукмарада узачак Яңа ел чараларының программасы билгеле
Көн темасы

Кукмарада узачак Яңа ел чараларының программасы билгеле

Бәйрәм күңел ачулары 30 декабрьдән башлана.

Кукмарада төп бәйрәм күңел ачу чаралары 30 декабрьдән үк башлана.

30 декабрь

15.00-16.00 сәгатьләрдә - шәһәрнең Ленин урамы буенча районның оешма-предприятиеләре катнашында Яңа ел бәйрәме парады.

Комсомол мәйданында:

16.00-19.00 сәгатьләрдә – авыл җирлекләренең халык, фольклор, бию коллективлары катнашында «Яңа елда җырсыз булмый, җырларда – тормыш һәм язмыш» дигән бәйрәм концерты;

19.00-20.00 сәгатьләрдә – «Яңа ел кәефен коткарган үгез» турында театральләштерелгән тамаша;

20.00-21.45 сәгатьләрдә – «Яңа елга ак бәхетләр алып килсен безнең җырлар» дигән бәйрәм концерты;

21.45 сәгатьтә – район башлыгы Сергей Димитриевның котлавы;

22.00-22.15 сәгатьләрдә – Яңа ел салюты;

22.15-23.00 сәгатьләрдә – биюләр, күңел ачу.

31 декабрь

19.00-20.00 сәгатьләрдә – бәйрәм концерты;

20.00-21.00 сәгатьләрдә – дискотека.

1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр 19.00-20.00 сәгатьләрдә – авыл җирлекләренең халык белән Яңа ел күңел ачу программалары;

20.00-21.00 сәгатьләрдә – дискотека.

5 гыйнварында Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында районара «Кукмара итекләре-2021» фестиваль-күргәзмәсе (#ITEKFEST) үткәреләчәк. Программада:

10.30-12.00 – катнашучыларны теркәү, күргәзмәләрне, сәүдә нокталарын урнаштыру, төшке аш.

12.00-15.00 – «Осталар шәһәре» ( иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар).

12.30 – фестивальне тантаналы төстә ачу.

13.00-16.00 – район командалары арасында ярышлар.

16.15 – җиңүчеләрне бүләкләү.

16.30-18.00 – татар эстрадасы артистлары катнашында концерт.

Ярышларга 6 кешедән торган (3 хатын-кыз + 3 ир-егет) командалар чакырыла. Командалар өчен төп шарт – итек пары формасында ике зур фигура булу. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнәчәк һәм аларга дипломнар, акчалата сертификатлар, «Кукмара итекләре» сәүдә брендының истәлекле бүләкләре тапшырылачак.

Заявкалар 31 декабрьгә кадәр 8(84364) 2-61-51, 2-70-60 телефоннары аша яки kukmor – ok @ yandex.ru электрон адресы аша кабул ителә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

 

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев