Үзәк китапханә хезмәткәре Тәскирә Сәлимова "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә ял итүче өлкәннәр белән "Тел - милләтнең сакчысы" дигән әңгәмә үткәрде һәм язучы Роберт Миңнуллинның "Татарларым" дигән җыентыгы белән таныштырып үтте. Ял итүчеләр бу чарада актив катнашып, тел турындагы фикерләрен әйттеләр, мәкальләрне искә төшерделәр, районыбызның үзешчән шагыйрьләренең...
Үзәк китапханә хезмәткәре Тәскирә Сәлимова "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә ял итүче өлкәннәр белән "Тел - милләтнең сакчысы" дигән әңгәмә үткәрде һәм язучы Роберт Миңнуллинның "Татарларым" дигән җыентыгы белән таныштырып үтте. Ял итүчеләр бу чарада актив катнашып, тел турындагы фикерләрен әйттеләр, мәкальләрне искә төшерделәр, районыбызның үзешчән шагыйрьләренең шушы темага багышланган шигырьләрен тыңладылар.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев