Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Жанна Фрискеның тернәкләнү курслары ахырга якынлаша

Әти-әнисе янына Подмосковьега кайтканчы Жанна Фриске Латвиядә яшәде, диңгез һавасы сулады. Яңа ел алдыннан ул Мәскәүгә кайтты, 2015 елны гаиләсе янәшәсендә каршылады һәм үзенең фигурасы өстендә эшли башлады. Танылган җырчы, авырган вакытта гармональ препаратлар эчү нәтиҗәсендә, бик нык тазарган иде. Россиягә кайтканнан соң, Жанна тренировкаларга алынды, саф һавада җәяү йөрүгә...

Әти-әнисе янына Подмосковьега кайтканчы Жанна Фриске Латвиядә яшәде, диңгез һавасы сулады. Яңа ел алдыннан ул Мәскәүгә кайтты, 2015 елны гаиләсе янәшәсендә каршылады һәм үзенең фигурасы өстендә эшли башлады. Танылган җырчы, авырган вакытта гармональ препаратлар эчү нәтиҗәсендә, бик нык тазарган иде. Россиягә кайтканнан соң, Жанна тренировкаларга алынды, саф һавада җәяү йөрүгә күп вакыт бирде. Әмма Рәсәй табиблары мондый нагрузкаларга каршы. Аларның фикеренчә, организм үз хәленә акрынлап кайтырга тиеш. Жанна препаратлар кабул итүен дәвам итә, спорт белән шөгыльләнә, иммун системасын күтәрә. Җырчы ире белән бергә халык арасында да еш була, Диманы аэропорттан каршы ала, театрга баралар, кафе, цирк, күргәзмәләрдә булалар, паркка чыгалар, дип яза Татар-информ.

фото: http://www.theplace.ru/news/zhanna_friske-mid898/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk