Хәбәрләр

Татарстан синоптиклары кинәт исүчән көчле җил турында кисәтә

Республикада кискен көчле җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары республикада һава торышының начараюы турында кисәтә. Хәбәрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә.

Иртәгә, 28 гыйнварда, төбәктә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче кискен җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда җил бераз акрынрак, секундына 16 метрга кадәр булачак.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев