Тапкырларга - табышмак (фото)
Хәбәрләр

Тапкырларга - табышмак (фото)

Балаларның тапкырлыкларын сынау, белемнәрен тирәнәйтү максатыннан Пычак авылы китапханәсендә "Тапкырларга - табышмак " дигән балалар өчен кичә үткәрелде.

Балалар "Дуслык" һәм "Кояшкай" командаларына бүленеп 5 турда көч сынашты."Җомак әйтәм тап", "Сорау миннән - җавап сездән","Серле кунак", "Шарадалар" һәм "Кем җитез?" дигән уеннарда балалар бик матур уен күрсәтте."Кояшкай "командасы җиңү яулады. Кичә бик күңелле узды, дип хәбәр итте китапханәче Фирдәүсә Галимова.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев