Саба районында бер атна элек югалган гөмбә җыючының үле гәүдәсе табылган
Берничә көн дәвамында коткаручылар, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар урманда эзләү эшләре алып барган.
Татарстанның Саба районында бер атна элек югалган гөмбә җыючының үле гәүдәсе табылган. Берничә көн дәвамында коткаручылары, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар урманда эзләү эшләре алып барган.
Саба районының 70 яшьлек ир-аты гөмбәгә дип чыгып киткән җиреннән кайтмаган. Аның үле гәүдәсе табылды, дип "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев