Олыяз авылы китапханәчесе өлкәннәр белән очрашты (фото)
Хәбәрләр

Олыяз авылы китапханәчесе өлкәннәр белән очрашты (фото)

"Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында, олыларга хөрмәт йөзеннән, Олыяз авылы китапханәчесе Сөмбелә Камалиева китапханәгә килә алмаучы әби-бабайларның өйләренә яңа кайткан китап-журналлар алып барды.

Әңгәмә барышында әби-бабайлар үзләренең яшьлек еллары, тормыш һәм хезмәт юллары турында турында сөйләделәр. Олылар үзләренең яраткан язучылары, шагыйрьләре, әсәрләре белән уртаклаштылар. Шундый күңелле очрашу, әңгәмә әби-бабайларга бик ошады, алар чын күңелдән сөенделәр һәм рәхмәт әйттеләр.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев