Министрга сорау бир
Хәбәрләр

Министрга сорау бир

30 августта РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Бөтенроссия ата-ана җыелышын уздырачак. Әлеге җыелыш 4-нче тапкыр оештырылачак, узган еллардагыча, чара видеоконференция форматында узачак. Ведомство сайтында онлайн трансляция дә булачак, димәк җыелышны дөньяның төрле нокталарыннан күзәтеп булачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен Бөтенроссия ата-ана җыелышы - аларның фикерләрен, кайгырткан мәсьәләләрен, гамәлдәге проектлар һәм программаларның нәтиҗәлеге турында белә алу мөмкинлеге.

Министрга сорауларны хәзер үк биреп була. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында "Бөтенроссия ата-ана җыелышы" (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлеге эшләп килә.

Чараның генераль партнеры - Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау милли ата-аналар ассоциациясе.

http://mon.tatarstan.ru

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев