Башкортостан Республикасының Яңавыл шәһәрендә халык иҗатын сөючеләр өчен Фатыйх Ихсанов исемендәге "Моңга бай гармун бәйрәме" дигән фестиваль үтте.
Быел әлеге чарада Башкортостанның 31 районыннан, җиде шәһәреннән, шулай ук Пермь өлкәсе, Ханты-Мансийск атономияле округы, Татарстан республикасы һәм Удмуртиядән дә катнашучылар бар иде. Халык инструментларында оста уйнау буенча 34 ансамбль, 70 башкаручы, барлыгы 300гә якын кеше көч сынашты. Алар арасында безнең районнан "Баламишкин" гармунчылар ансамбле да чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат булдылар.
фото http://rcntrb.ru/news/1603
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев