Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яңа балалар бакчасы ачылды (+Фоторепортаж)

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кичә Кукмарада 260 урынга исәпләнгән "Йолдызлык" балалар бакчасын ачты. Районыбыз үзәгендә бер ел эчендә калкып чыккан балалар бакчасы республика президент программасы буенча төзелде. -Кукмараны мин күптәннән беләм. Район үсә, үзгәрә. Демографик хәл дә бик яхшы. Безнең төп максат: авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен шәһәрлеләр белән бер дәрәҗәдә...

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кичә Кукмарада 260 урынга исәпләнгән "Йолдызлык" балалар бакчасын ачты.

Районыбыз үзәгендә бер ел эчендә калкып чыккан балалар бакчасы республика президент программасы буенча төзелде.

-Кукмараны мин күптәннән беләм. Район үсә, үзгәрә. Демографик хәл дә бик яхшы. Безнең төп максат: авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен шәһәрлеләр белән бер дәрәҗәдә тәэмин итү. Шуның өчен республика программаларының күбесе дә авылларны үстерүгә юнәлдерелгән. Без киләчәккә өмет белән яшибез. Ә безнең якты киләчәк - балаларда, - диде республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, бакчаны ачканнан соң. - Быел без рекордлы сан - барлыгы 75 балалар бакчасы ачабыз. Аларда ун меңнән артык урын булдыру күздә тотыла. Республика тарихында беркайчан да шушы күләмдә төзегән булмады. Хәзер иң мөһиме: бу объектлар буш тормасын!

Бакча мөдире Зөһрә Зиннәтуллинаның республика, район җитәкчелегенә, "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләренә һәм әлеге бакча төзелешенә үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәте зур.

-Балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирү өчен бакчада бар уңайлыклар да тудырылган: бүлмәләр якты, матур, заманча җиһазландырылган. Барлыгы 14 төркем тупланды. Электрон чиратта исәптә торучы өч яшьлек балаларның барысы да урнашып бетте, - ди Зөһрә ханым.

Яңа балалар бакчасын ачу тантанасына әти-әниләр дә, балалар да бик күп килгән иде.

-Улым Әмиргә 31 августта өч яшь тула. Тиздән беренче тапкыр бакчага барачак, - ди Кукмарада яшәүче Гөлнара Хәбибуллина. - "Йолдызлык"та урын булуга сөенеп бетә алмыйбыз, туган көненә зур бүләк инде ул. Бакча өебезгә якын, шуның өчен үзебез карап төзеттек, дисәк тә була. Авырмыйча, исән-сау йөртергә язсын балаларны.

Нурия ХАҖИЕВА, район мәгариф идарәсенең баш белгече:

-Республика президент программасына поселокта - 260, Туембаш авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзү кертелгән иде. "Йолдызлык"ны инде файдалануга тапшырдык, тиздән Туембаштагы бакчаны да ачарга ниятлибез. Киләсе елда исә программа кысаларында Нырья авылында балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев