Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Конкурсларга нәтиҗәләр ясалды (фото)

"Районның иң төзекләндерелгән оешма, предприятие, учреждениеләре", "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча үрнәк ишегалды", "Иң яхшы төзекләндерелгән, яшелләндерелгән, чәчәкләр белән бизәлгән торак пункт территорияләре" район конкурсларына номинацияләр буенча нәтиҗәләр ясалды.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы сәнәгать җитештерү предприятиесе":

Кукмара тегү фабрикасы;

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы шәхси предприятие": Кукмарадан шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысов;

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы төзелеш оешмасы, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт хезмәт күрсәтү предприятиеләре":

1 урын - Кукмара инженерлык челтәре;

2 урын - "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы "Кукмара" юл төзелеш-ремонт участогы;

3 урын - Стройком.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы белем бирү оешмалары":

Урта гомуми белем бирү оешмалары арасында:

1 урын - Сәрдекбаш мәктәбе;

2 урын - Югары Арбаш мәктәбе;

3 урын - Байлангар мәктәбе.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында:

1 урын - Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасы;

2 урын - Кукмараның "Ләйсән" балалар бакчасы;

3 урын - Кукмараның "Кояшкай" балалар бакчасы.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы мәдәният учреждениеләре":

1 урын - Әсән-Елга мәдәният йорты;

2 урын - Лельвиж, Ядегәр мәдәният йортлары;

3 урын - Чарлы, Березняк, Ош.Юмья мәдәният йортлары.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы социаль учреждениеләр":

Район мәшгульлек үзәге.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы яшьләр сәясәте һәм спорт учреждениеләре":

"Олимп" Боз сарае.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре":

1 урын - Мәчкәрә фельдшер-акушерлык пункты;

2 урын - Зур Сәрдек фельдшер-акушерлык пункты;

3 урын - Үрәсбаш фельдшер-акушерлык пункты.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы учреждениеләре (предприятиеләре)":

1 урын - Вахитов исемендәге хуҗалык;

2 урын - "Восток", "Әсәнбаш-Агро" җәмгыятьләре;

3 урын - "Урал" хуҗалыгы.

Кукмарага "Мөхәммәтшин кубогы"на узган футбол турнирының финал уеннарына килгән Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Майский урамында яшәүче Евдокимовлар хуҗалыгын үрнәк дип билгеләп үтте. Нурзия һәм Илдар Евдокимовларга Илсур Метшинның Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча авыл җирлегендә иң яхшы йорт хуҗалыгы, йорт алды территориясе":

1 урын - Вахит авылыннан Эльмира һәм Рифкать Фәхретдиновлар;

2 урын - Туембаштан Наилә һәм Назыйм Зариповлар;

3 урын - Зур Кукмарадан Люция һәм Илдар Арслановлар.

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Кукмарада иң яхшы йорт хуҗалыгы, йорт алды территориясе":

1 урын - Яхин урамы, 42 йорт (Розалия Йосыфҗанова); Майский урамы, 36 йорт (Анна һәм Фаил Григорьевлар);

2 урын - Галиәскар Камал урамы, 28 йорт (Рузалия һәм Рафис Яппаровлар); Әхмәтов урамы, 6 йорт (Марсилә һәм Җәүдәт Фәйзрахмановлар);

3 урын - Михаил Ломоносов урамы, 26 йорт (Любовь һәм Анатолий Тимофеевлар); Тинчурин урамы, 6 йорт (Хөрмәт Яппаров).

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Кукмарада иң яхшы күпкатлы йорт алды территориясе":

1 урын - Ворошилов урамы, 14 йорт, 66 фатирда яшәүче Зөлфия Хөсәенова, Фәрит Шәмсетдиновлар;

2 урын - Нур Баян урамы, 50 йорт (йорт комитеты рәисе Марзыя Вәлиуллина);

3 урын - Вахитов урамы, 18 йорт (йорт комитеты рәисе Любовь Апанасенкова).

"Авыл җирлекләре арасында иң яхшы төзекләндерелгән, яшелләндерелгән, чәчәкләр белән бизәлгән торак пункт территорияләре:

1 урын - Янил җирлеге;

2 урын - Туембаш, Лельвиж җирлекләре;

3 урын - Манзарас, Сәрдекбаш җирлекләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев