Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көн дә күңел ачтык

Яңа ел бәйрәмнәре үтеп тә китте, хәтта бераз моңсурак та булып калды, чөнки көн саен Атлас Булатов исемендәге паркка Яңа ел тамашасы карарга йөрдек. Төрле авылларның мәдәният йортларында хезмәт куючы үзешчән артистлар көн дә безне матур концерт программасы белән сөендерделәр. Мин бу тамашаны "Кичке уен" дип атар идем. Чыгыш ясаучылар...

Яңа ел бәйрәмнәре үтеп тә китте, хәтта бераз моңсурак та булып калды, чөнки көн саен Атлас Булатов исемендәге паркка Яңа ел тамашасы карарга йөрдек. Төрле авылларның мәдәният йортларында хезмәт куючы үзешчән артистлар көн дә безне матур концерт программасы белән сөендерделәр. Мин бу тамашаны "Кичке уен" дип атар идем.

Чыгыш ясаучылар арасында бигрәк тә Кәркәүч үзешчәннәре күңелгә кереп калды. Кәркәүчтә эшләп килүче "Тынгысыз йөрәкләр" ансамбле "Балкыш" фестивалендә дә лауреат исемен яулаган. Ансамбльдә җырлаучылар өлкән яшьтә булуларына карамастан, көчле, дәртле тавышлары белән өздерәләр генә. Кәркәүч урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Фазыл Гадиев бер җыр башкарганнан соң, халык аны кабат-кабат сәхнәгә чакырып, җырлавын үтенде. Ялындырмады, җырлады ул. Тавышы бигрәкләр дә матур инде, әнисе Рауза апа да җыр-моңга оста иде. Аның җыр дәресләре әле дә хәтеремдә. Шушы мәктәптә укучы кызларның биюләрен тамашачылар алкышларга күмде.

Районыбызда төрле мәдәни чараларга читтән артистлар чакырырга да кирәкми, алар үзебездә дә бик күп икән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев