Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыршыны законсыз кисү кыйммәткә төшә

Яңа 2016 ел якынлаша. Тиздән без бәйрәм чыршыларын бизи башларбыз. Аларны участок урманчылыкларында яки Яңа ел алды ярминкәләрендә сатып алу мөмкин булачак. Һәрбер агачка документ бирелә. Документы юк икән, агач законсыз киселгән булып санала. Кызганычка каршы, чыршыларны ел саен рөхсәтсез кисү фактлары очрап тора, бу хәл әйләнә-тирәбезгә һәм урман хуҗалыгына...

Яңа 2016 ел якынлаша. Тиздән без бәйрәм чыршыларын бизи башларбыз. Аларны участок урманчылыкларында яки Яңа ел алды ярминкәләрендә сатып алу мөмкин булачак. Һәрбер агачка документ бирелә. Документы юк икән, агач законсыз киселгән булып санала. Кызганычка каршы, чыршыларны ел саен рөхсәтсез кисү фактлары очрап тора, бу хәл әйләнә-тирәбезгә һәм урман хуҗалыгына зур зыян китерә. Мондый очракларга юл куймау максаты белән урманчылык тарафыннан билгеле бер чаралар планы эшләнде. Юл хәрәкәте иминлеге һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә кизү тору графиклары төзелде, ылыслы агачлар үскән урыннарда патрульлек итү маршрутлары билгеләнде, мобиль төркемнәр оештырылды.

Ылыслы агачларны законсыз кисүдә гаепле гражданнар һәм оешмалар урман хуҗалыгына китергән зыянны капларга тиеш булачаклар. Бу сумма - урманнарның категориясенә бәйле рәвештә 1137 сумнан 5586 сумга кадәр. Моннан тыш гаеплеләр административ җаваплылыкка, зур күләмдәге зыян өчен җинаять җаваплылыгына тартылачаклар. Шуңа күрә яшь агачка балта белән селтәнгәнче кат-кат уйларга кирәк.

Саба урманчылыгы берәүне дә Яңа ел чыршысыз калдырмас өчен барысын эшләргә тырыша. Әйдәгез, бер-беребезнең бәйрәм кәефен бозмыйк. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

Инсаф ХӘЕВ, Саба урманчылыгының участок урманчылыгы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев