Алдагы төндә Татарстанда туфракта кырау булачак
Авыл хуҗалыгы культураларына һәм җылы яратучы үсемлекләргә зыян салыну куркынычы зур.
Бүген Татарстанда төнлә урыны белән туфтакта нульдән 1 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Кырау төшү куркынычы зур булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларына һәм җылы яртучы үсемлекләргә зыян салыну фаразы бар. Шунлыктан, бакчада аларны саклау максатыннан өсләренә салам, кәгазь яисә җиңелчә япма ябу киңәш ителә. Үсемлек үләннәр белән каплау да аларны салкыннан саклап калачак, дип җиткерә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев