Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

10 яшьлек баланы телефонын зарядкага куйганда ток бәргән

Фаҗига Алексеевск районында Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. (Казан, 14 июль, "Татар-информ"). Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте. Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән...

Фаҗига Алексеевск районында Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан.

(Казан, 14 июль, "Татар-информ"). Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән малайны аңсыз хәлдә Алексеевск район хастаханәсенә алып килгәннәр. Баланың сулышы реанимациядә өзелгән.

Ачыкланганча, малай әнисе белән лагерь җитәкчесе янына кунакка килгән булган.
Фаҗига факты буенча беренчел тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев