Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Узган ел онкология диспансерына «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча яңа җиһазлар алынды

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.

Татарстан Республикасының клиник онкология диспансеры 2020 елда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча, барлыгы 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Шулай ук узган ел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылып эшли башлады. Республика онкология диспансерының Чаллы филиалында радиология корпусы да булган онкология үзәге һәм Әлмәт филиалында радиология корпусы сафка бастырылды һәм җиһазландырылды.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.

Билгеле булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аларның максатларын дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче «май» указында билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk