Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кукмарада яшәүче Рәзилә Кәримовадан кышка ассорти рецепты

Тәмле булсын!

3 литрлы банкага кирәкле кушылмалар: 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм 9 процентлы аш серкәсе, 3 төймә аспирин, укроп, петрушка, дәфнә (лавр) яфрагы, кара борыч, 1  баш суган, 1 кишер, кыяр, помидор, кәбестә, су.

Стерильләштерелгән банканың төбенә укроп, петрушка, дәфнә (лавр) яфрагы, кара борыч, боҗралап туралган бер суган, түгәрәкләп киселгән бер кишер, аннан кыяр, помидор, зур өлешләргә бүленгән кәбестә салыгыз. Банкадагы яшелчәләр өстенә кайнар су тутырыгыз да 10 минут тотыгыз, соңыннан тишекле капкач аша суын агызып түгегез. Аерым кәстрүлдәге 1,5 литр чиста суга 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 50 грамм 9 процентлы аш серкәсе өстәгез һәм маринадны кайнатырга куегыз. Кайнап чыккач, банкага 3 төймә аспирин өстәгез һәм өстенә әзер маринадны салыгыз. Калай капкачлар белән борыгыз, суынганчы банкаларны өстен-аска каратып, җылытып төреп куегыз. Соңыннан банкаларны салкынча урында саклагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk