Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Банка атмасын, дисәң...

    Яшелчәләрне консервлаганда соңыннан банкалар «атмасын» өчен болай эшләргә кирәк.

    Кәстрүлгә салкын су салып, шунда яшелчә тутырылган банканы утыртасың, су банканың иңсәләренә кадәр җитәргә тиеш. Аннары банка ярылмасын өчен аның астына агачтан эшләнгән түгәрәк куела.

    Реклама

    Су кайнап чыгу белән банканы судан аласың һәм шунда ук анда тутырылган яшелчә өстенә кайнап чыккан тозлык (рассол) коясың. Ул бер үк вакытта рәттән әзерләнергә тиеш.

    Шундый ысулны кулланып япкан банкаларның беркайчан да «атканы» юк, ди тәҗрибәле бакчачылар, яшелчәләрне консервлау осталары, дип яза kiziltan.ru.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: