Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында малларга җитәрлек терлек азыгы әзерләнгән

Бозауларда тәүлеклек артым 800-900 граммны тәшкил итә

Раил ГАЛИМУЛЛИН, “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгының башкаручы директоры:

- Безнең хуҗалыкта 1153 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 420се – савым сыерлар. Быел үткән елның шушы вакытына караганда 70 бозау күбрәк алынды. Бозауларда тәүлеклек артым 800-900 граммны тәшкил итә. Малларга кыш буена җитәрлек терлек азыгы хәзерләнде: күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән – 3750 тонна сенаж, кукуруздан 2500 тонна силос салынды, әле  үткән елгы запаслар да калган иде. Ферма территориясендә әллә ни зур төзелешләр алып бармасак та, агымдагы ремонт эшләре башкарылды, мал утарлары төзелде.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk