Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара элеваторы ашлык кабул итәргә әзер (фото)

1932 елда колхозлашу вакытының чәчәк аткан чорында төзелә башлап, ике ел эчендә куллануга тапшырылган, сиксән елдан артык тарихы булган Кукмара элеваторы хәзер дә үз эшчәнлеген дәвам итә. Әлеге оешманың төрле вакыты: "томанлы" еллары да, "кояшлы" көннәре дә булды. Әмма ул үзенең мөһимлеген, авыл хуҗалыгы өчен кирәклеген югалтмады. Бүгенге көндә дә...

1932 елда колхозлашу вакытының чәчәк аткан чорында төзелә башлап, ике ел эчендә куллануга тапшырылган, сиксән елдан артык тарихы булган Кукмара элеваторы хәзер дә үз эшчәнлеген дәвам итә. Әлеге оешманың төрле вакыты: "томанлы" еллары да, "кояшлы" көннәре дә булды. Әмма ул үзенең мөһимлеген, авыл хуҗалыгы өчен кирәклеген югалтмады. Бүгенге көндә дә биредә эш кайный - коллектив беренче ашлык олауларын кабул итәргә әзерләнә. Шушы көннәрдә элеваторда кабул итү комиссиясе эшләде. Комиссия составындагы "Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге" федераль учреждениесе, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән белгечләр элеваторның быелгы уңышны кабул итәргә әзерлеген тикшереп, әлеге оешманың эшчәнлеген уңай яктан бәяләделәр.

Игенчеләр өчен иң кызу чор - урып-җыю вакыты якынлаша. Берничә ел рәттән сакланган коры һава торышы бөртеклеләрнең уңышын шактый "киптергән" иде. Быел исә яңгырлар мул яуды, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре югары уңышка өмет итә. Ә менә урак өстендә табигать-Анабыз нинди һава торышы бүләк итәр, анысы билгесез.

-Игеннәрнең хәзерге вакыттагы торышын начар дип бәяләмәс идем, яңгырларның да зыяны юк. Бары тик көннәр салкын тору сәбәпле, өлгереше генә ике атна-ун көнгә соңга калачак, - диде районның баш агрономы Илдар Габбасов. - Быел яңгырлар күп яугач, ашлыкларның дымлылыгы югары булыр дип көтелә, шуңа күрә ашлык киптерү җайланмаларына да эш күләме зур булачак. Районда бүгенге көндә 14-15 ашлык киптерү җайланмасы бар. Шулай ук әлеге йөкләмәне (нагрузка) киметү өчен, бөртеклеләрне сыттырып, терлек азыгы итеп куллану да каралган.

Кукмара элеваторы 40-50 мең тонна бөртеклене сыйдырырга мөмкин икән. Элеватор директоры Рафил Ибраһимов та быелгы уңышка зур өметләр баглый. Һава торышына яраклаша белергә һәм белгечләрнең, һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, нәтиҗәле эшләве кирәк, дип саный.

-Кукмара элеваторы ашлык кабул итәргә әзер, - ди ул. - Безнең оешма турында ябыла икән дигән сүзләр дә булды. Әмма бу дөреслеккә туры килми. Оешма территориясендә агарту, чистарту эшләре башкарылды. Дүрт ашлык киптерү җайланмасы, складлар төзекләндерелде. Барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт, күп көч куйдылар.

Язма белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасында танышырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев