Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илдар Борһанов: Игенчелектә дә, терлекчелектә дә күркәм нәтиҗәләребез бар

Гектарыннан уртача 38 центнер ашлык җыеп алуга ирештек

Илдар БОРҺАНОВ, “Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе:

- Авыл хуҗалыгы җиңел тармак түгел, тик шулай да күмәк көч, бергә-бергә тырышып эшләгәндә югары үрләр яуларга була.  Аллага шөкер, игенчелектә дә, терлекчелектә дә күркәм нәтиҗәләребез бар. Кыр эшләрен уңышлы гына төгәлләдек. Игеннәр мул уңыш белән сөендерде, гектарыннан уртача 38 центнер ашлык җыеп алуга ирештек. Кукурузлар да начар түгел, гектарыннан уртача 230 центнер чыга. Бүгенге көндә җирләрне туңга сөрәбез. Шул ук вакытта ферма тирәсендәге эшләрне дә аксатмыйбыз. Үткән елга караганда 37 процентка күбрәк сөт савабыз, бозау алу буенча да күрсәткечләребез яхшы.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X