Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Илһам Ганиев: Сөт саву алдагы елга караганда 33 тоннага артык

Район буенча көндәлек тулаем савым 237 тоннаны тәшкил итә

Илһам ГАНИЕВ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча урынбасары:

-  Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате  хезмәткәрләре көнен терлекчелек тармагында уңышлар белән каршылыйбыз. Бүгенге көндә районда 32754 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Үткән елга караганда мал санын 1154кә арттыра алганбыз, шунысы куанычлы: аның күп өлеше савым сыерларга туры килә.  Сөт саву да алдагы елга караганда 33 тоннага артык, район буенча көндәлек тулаем савым 237 тоннаны тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бозау алуга, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешенә зур игътибар бирелә. Билгеле,  авырлыклар да юк түгел, кайбер хуҗалыкларга дилбегәне тагын да ныграк тотарга һәм тырышып эшләргә кирәк.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk