Шигърият рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зөлхәбирә кияү сайлый (шигырь)
Кияү булса, шундый булсын, Дәрәҗәсе югары. Чибәр булсын һәм дә озын, Мыеклары чорнаулы. Ни кушсаң да, эшли белсен, Булдыра алсын барысын. Эчмәсен дә, тартмасын да, Акчаны да көрәп алсын. Сугып егып, тартып алсын, Булсын ул шундый кыю. Зөлхәбирә нишләсә дә, Ирдән булмасын тыю. Сайлый торгач, Зөлхәбирә Иреште теләгенә. Шундый ир-ат...
-
Бер мизгел (шигырь)
Салкын караштан да күңел әрни, Йөрәк бит ул тоя - бик сизгер. Нигә безгә сөелеп яшәмәскә? Сөю бит ул - татлы бер мизгел. Авыр сүзләр телгәли бәгырьне, Назлы сүзгә сусый бит күңел. Нигә безгә яшьнәп яшәмәскә? Яшәү бит ул - татлы бер мизгел. Парлап яшәүләрнең кадерен белик Син дә, мин...
-
Сабыр булыйк (шигырь)
Үткәннәр искә төшәләр, Утырганда уйланып. Ничек кенә яшәсәк тә, Мәшәкатьле бу дөньядан, Юк, әле без туймадык. Авырлыклар артта калды, Булмаганнар да кебек. Авыр булса да, яшьлек бит Йөгерә-сикерә үтелгән ул, Чабышкы тайлар кебек. Һәр чорның да үз гамьнәре - Авырлык бар һәр җирдә. Түзем булсак, сабыр итсәк, Җиңәрбез без барын...
-
Бармы дустың? (шигырь)
Бармы дустың, салкын җилләр иссә, Ышыкларлык, куеп иңнәрен? Бер кабарлык булса үзенә дә Чын күңелдән бүлер икмәген? Дус беленә кайгы-сагышларда Уртаклашып килсә яныңа. Тик бер сүзе, бер гамәле җитә - Җиңел булып китә җаныңа. Рәхәт чакта дуслар күп булса да Бүлешергә сыең-нигъмәтең. Белгәннәре сирәк була шул ул Дуслык-туганлыкның кыйммәтен. Дусларым...
-
Күршеләр (шигырь)
Түзә алмый гаҗиз булсам Җаным әрнеп сулганда, Я шатлыгым бүлешергә, Я күңелем тулганда Мин күршеләремә керәм Күршеләрем бик булган. Һәркайсының киң күңеле Яхшылык белән тулган. Егылганда җилкә куеп, Кирәк чакта терсәкне, Бергә үттек тормыш юлын, Бергә бүлдек икмәкне. Сез калкан да, сез терәк тә, Сез - якын кешеләрем. Тормышымның яме...
-
Бәхет (шигырь)
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Яхшылыктан орлык сала алсам, Һәр баланың сизгер йөрәгенә Яратырлык ачкыч таба алсам, Кирәк чакта шагыйрь, артист булып Бала күңелләрен яуласам, Классымда булган һәр баланың Якын дусты булып кала алсам, Ә балалар олыларны зурлап, Кечеләрне кече итсәләр, Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп, Туган җирне өзелеп сөйсәләр, Менә...
-
Сүрелмәгән әле хисләр (җыр)
Ничә көннәр үткән, әллә айлар микән, Күңел, ничек уйдан туймыйсың? Ялгыз төннәремдә күреп төшләремдә, Йөрәккәем, нигә елыйсың? Язмыш безгә язган, Ходай үзе сызган, Үтәргә дип тормыш юлларын. Йөрәктәге язлар, хыялдагы назлар Эретерләр күңел бозларын. Сулар булып агып, тау-ташларны ерып, Җилләр булып сиңа исәрмен. Ишетәсеңме, иркәм, көтәсеңме икән... Сүрелмәде сиңа хисләрем....
-
Яратуым белән бәхетле (шигырь)
Бәхетлеме дип миннән сорамагыз Бәхетне бит булмый аңлатып, Йөрәк белән була аны тоеп, Күңел белән сөеп,яратып. Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны, Юктыр аның кече,олысы. Нәни генә булып тоелса да, Гомерләргә җитә җылысы. Сатып алып булмый бәхетләрне, Алып булмый көнгә,айлыкка, Ике йөрәк бергә тибә икән, Әйләнә ул иң зур байлыкка. Канатлары булмаса...
-
Татлы хыялым (шигырь)
Уйлаганым минем уйлар микән, Минекеме икән хыяллар?! Көн артыннан көннәр үтә тора, Сорау арты сорау куялар. Үз-үземә сорау бирәмен дә, Табам аннан аңа җавабын. Үзем теләп алган рәхәтем бит - Яратуым - татлы газабым! Үтсен көннәр, әйдә айлар үтсен... Мең сорауга меңдер җавабым. Синең янда мин бик бәхетле бит, Бәхетле...
-
Райондашыбыз Мәгъмүрә Мәрданова иҗаты
Мәгъмүрә Мәрданованың исеме газета укучыларга яхшы таныш. Ул шигърияткә гашыйк. Иҗатында туган якның матурлыгы, яшәү яме, якты матур киләчәккә ышаныч яктыртыла. Тукай образын үз итә, аның иҗатының халык күңелендә мәңгелек булуын ассызыклый. Ана темасы да шигырьләрендә тирән чагылыш таба. Шигырьләре даими рәвештә районның "Хезмәт даны" газетасында басылып тора. Ул -...
-
Печән өсте (шигырь)
Печәннәргә инде төшкәннәрдер, Өлгергәндер җиләк урманда. Һәр мизгеле искә төшә икән, Сагынудан күңел тулганда. Кайтам әле, кайтам туган якка, Сагындым мин печән исләрен. Печәнлеккә сөяп кенә куйган Минем чалгым әле исәндер. Үлән арасында җир җиләге, Кояш нурларында кызарган. Җиләк исе генә киләдер күк Печән җыйган чибәр кызлардан. Иң күңелле чак...
-
Ана мәхәббәте (шигырь)
Якты дөньяларга сабый туа... Бу бит бәхет әле. Бар нәрсәдән бөек, көчле була - Ана мәхәббәте. Ул сабыен ала кулларына, Дөнья тора гүя аклыктан. Күкрәгенә кыса нарасыен, Ул елмая шулай шатлыктан. Узмас кебек әле бу гомерләр, Әйтерсең лә көннәр гел бәхеттән тора. Ул егылса, тотып калыр өчен, Кулын канат итеп...
-
“Чеби”ләрем (шигырь)
Еракларда калды сабый чагым, Күпме карасам да тапмыймын. Тик ялан тәпидәге "чеби"ләрне Әле дә күңелемдә саклыймын. Чеметкәли иде алар тәпиләрне Кичләр җитсә, әче әрнетеп. Тынычланалар, йокы алдыннан Әни куйса бераз май сөртеп. Күптән инде аяк "чеби"ләми, Ялан аяк җиргә баскан юк. Тик шулай да әле кайчакларда "Чеби"ләргә ялгыш басам күк....
-
ЮХИДИ хезмәткәрләренә багышланган шигырь
Сиксән ел да узып киткән икән, Тәртип саклый башлау юлларда. Күпме һәлакәтләр булмый кала, ЮХИДИ уяу булганда. Бик күпләргә, бәлки, ошамыйдыр, Тикшерүләр юлда туктатып. Белмиләр шул, күпме фаҗигадән Саклап кала алар күп вакыт. Күпме сабырлыклар кирәк бит ул, Никадәрле юлда машина. Нинди генә хәлгә юлыкса да, Үзен хаклы саный барсы...
-
Сиңа кайтып киләм
Мин бит үзем җанга якын булган Шушы яктан, шушы төбәктән. Әби-бабаларым монда яшәп Иген иккән элек-электән. Урман-болыннарга барган чакта Кечкенәдән әнкәм иярткән. Аямыйча сынап, кайчак язмыш Үткәрде нечкә кыл иләктән. Үз юлымны ярдым бу тормышта, Бирешмәдем мин ул язмышка. Туган җирем, сиңа кайтып киләм Түзә алмый сагыну-сагышка. Мәгъмүрә МӘРДАНОВА