Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Күршеләр (шигырь)

Түзә алмый гаҗиз булсам Җаным әрнеп сулганда, Я шатлыгым бүлешергә, Я күңелем тулганда Мин күршеләремә керәм Күршеләрем бик булган. Һәркайсының киң күңеле Яхшылык белән тулган. Егылганда җилкә куеп, Кирәк чакта терсәкне, Бергә үттек тормыш юлын, Бергә бүлдек икмәкне. Сез калкан да, сез терәк тә, Сез - якын кешеләрем. Тормышымның яме...

  • Түзә алмый гаҗиз булсам
    Җаным әрнеп сулганда,
    Я шатлыгым бүлешергә,
    Я күңелем тулганда
    Мин күршеләремә керәм
    Күршеләрем бик булган.
    Һәркайсының киң күңеле
    Яхшылык белән тулган.
    Егылганда җилкә куеп,
    Кирәк чакта терсәкне,
    Бергә үттек тормыш юлын,
    Бергә бүлдек икмәкне.
    Сез калкан да, сез терәк тә,
    Сез - якын кешеләрем.
    Тормышымның яме булган
    Сез минем күршеләрем.
    Миңа туганнарым кебек
    Сез иң якын кешеләр.
    Туганнар ерак яшиләр,
    Ә сез минем күршедә.
    Арабызга киртә түгел
    Бураны да, кары да.
    Мин бәхетле сезнең кебек
    Күршеләрем барында.

Суфыя МОСТАФИНА, Янсыбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев