3 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Беренче сыйныфларга яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр өләштеләр (фото)
(Кукмара, 3 сентябрь, "Хезмәт даны") Белем көнендә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә булып, балалар һәм әти-әниләр белән очраштылар, беренче сыйныфларга яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр, брелоклар өләштеләр, юлларда һәркемнең имин һәм сак булуын теләделәр.
-
"Свинка Пеппа" рәсеме төшкән торт хәләлме?
Балаларның туган көннәрен хәзер зурлап үткәрү модада. Һәртөрле им-томнар сатып алудан тыш, әти-әниләр үз нарасыйларына аниматор, ягъни акчага күңел ачтыручы, яллый. Шулай ук мастикалы торт та булырга тиеш бәйрәм өстәлендә. Аның тематикасын "юбиләрдән" алдан ук сорыйлар. Кем "тачки" ярата, кем "Маша и Медведи", ә кем "Фиксики". Гадәттә, геройлар "Карусель" каналыннан...
-
Ташкент халкы Ислам Кәримовның матәм кортежын чәчәкләр ыргытып озатты – РИА
Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән халык чыкты (Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән кеше урамга чыккан. Күпләр Ислам Кәримовның җәсәден Сәмәркандка илтүче матәм кортежының астына чәчәкләр ыргыта һәм елый дип яза "РИА Новости". Кичә кич Үзбәкстан министрлар кабинеты Президент Ислам Кәримовның үлүе хакында...
-
“Роспотребнадзор” телефон аша консультация бирә
"Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге һәм "Татарстандагы гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең районыбыздагы филиалы 5 сентябрьгә кадәр халыкка балалар өчен сатылучы товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 2-72-05 һәм 2-81-09 телефоннары аша консультация бирә.
-
Күршеләр (шигырь)
Түзә алмый гаҗиз булсам Җаным әрнеп сулганда, Я шатлыгым бүлешергә, Я күңелем тулганда Мин күршеләремә керәм Күршеләрем бик булган. Һәркайсының киң күңеле Яхшылык белән тулган. Егылганда җилкә куеп, Кирәк чакта терсәкне, Бергә үттек тормыш юлын, Бергә бүлдек икмәкне. Сез калкан да, сез терәк тә, Сез - якын кешеләрем. Тормышымның яме...
-
Булдыра безнең район җитәкчесе
Поселоктагы үзгәрешләргә сокланып карыйбыз. Нурминкә буйларын да танырлык түгел. Үзем дә Казан, Мамадышта яшәүче туганнарымны чакырып, горурланып су буйларын күрсәттем. Район халкы өчен атна саен күңелле итеп бәйрәмнәр оештырыла. Кукмара районы көне дә зурлап үткәрелде. Көндез дә, кич белән дә бик күңелле булды. "Казан егетләре" төркеменең чыгышын да яратып карадык....
-
Юл һәлакәтендә яшь егетнең гомере өзелгән
Һәлакәт 1 сентябрь төнендә Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлының 22нче километрында килеп чыккан. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Лада» машинасының 10 нчы моделен йөртүче 20 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм идарә итүдә контрольлекне югалта. Нәтиҗәдә, автомобиле трассадан кюветка очкан һәм...
-
Татарстанның биюче "гаишнигы" интернет йолдызына әйләнде
Татарстанның "биюче ЮХИДИ хезмәткәре" уйламаганда интеренет героена әверелде. Социаль челтәрләрдә пәйда булган әлеге биюче чынлыкта ЮХИДИ хезмәткәре булып чыкмаган. Әлеге форманы ул төрле чараларда, туйларда чыгыш ясау өчен алган булган. Мәдәният институтын бетергән биюче "гаишник" буларак ТНТда бию буенча бәйгедә чыгыш ясаганлыгы хакында яза "Реальное время". Шәһри Казан
-
Кукмараның Нур Баян урамында "Ишегалды бәйрәме" үтте (фото)
(Кукмара, 3 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова, Алсу Гатауллина) Поселокның Нур Баян урамы, 37 йорт ишегалдында бәйрәм оештырылды. Әлеге чарага килүчеләр район башлыгы Сергей Димитриев белән очраштылар, үзләренең сорауларын бирделәр. Очрашуда шулай ук булачак сайлаулар турында да сөйләшенде. Ишегалды бәйрәме район Мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концерт, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Зур Кукмара клубында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды (фото)
(Кукмара, 3 сентябрь, "Хезмәт даны") Зур Кукмара мәдәнит йортында кече яшьтәге мәктәп балалары катнашында "Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чарада укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Шулай ук малай-кызларның светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләре дә ныгытылды, активлык, игътибарлылык турында сөйләшенде,...
-
Җәннәт күбәләге
Җиһанга, бар көченә аваз салып, бала туды. Тупырдап торган улын күргәч, Әнисәнең йөрәк түрендә ниндидер дулкынландыргыч халәт барлыкка килде. Үзен ана итеп сизү тойгысы иде бу. Әйтерсең лә, бала тудыру йорты тәрәзәсе артында барган шау-шулы тормыш бер мәлгә туктап калды. Бөтен игътибары, назы шушы кечкенә генә почык борынлы җанга күчте...
-
Мәктәп һәм балалар бакчаларын яңа уку елына хәзерләү буенча район конкурсында җиңүчеләр (исемлек)
(Кукмара, 3 август, "Хезмәт даны") 1 төркем урта гомумбелем бирү оешмалары арасында: 1 урын - Кукмара күппрофильле лицее. 2 урын - Кукмара 4нче мәктәбе. 3 урын - Манзарас һәм Зур Кукмара мәктәпләре. 2 төркем урта гомумбелем бирү оешмаларпы арасында: 1 урын - Ядегәр мәктәбе. 2 урын - Янил мәктәбе. 3...