Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташкент халкы Ислам Кәримовның матәм кортежын чәчәкләр ыргытып озатты – РИА

Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән халык чыкты (Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән кеше урамга чыккан. Күпләр Ислам Кәримовның җәсәден Сәмәркандка илтүче матәм кортежының астына чәчәкләр ыргыта һәм елый дип яза "РИА Новости". Кичә кич Үзбәкстан министрлар кабинеты Президент Ислам Кәримовның үлүе хакында...

Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән халык чыкты

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән кеше урамга чыккан. Күпләр Ислам Кәримовның җәсәден Сәмәркандка илтүче матәм кортежының астына чәчәкләр ыргыта һәм елый дип яза "РИА Новости".

Кичә кич Үзбәкстан министрлар кабинеты Президент Ислам Кәримовның үлүе хакында хәбәр итте. Ул үзенең туган шәһәре Сәмәркандта бүген күмеләчәк. Президент вафат булу сәбәпле өч көнлек матәм игълан ителгән.
Ил конституциясе буенча президент вазифаларын вакытлыча югары парламент рәисе Нигъмәтулла Юлдашев үтәячәк.

Нигмитулла Юлдашев 1962 елда Ташкентта туган, белеме буенча юрист, парламент рәисе булып сайланганчы озак еллар прокуратурада эшләгән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/03/125508/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев