Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл һәлакәтендә яшь егетнең гомере өзелгән

Һәлакәт 1 сентябрь төнендә Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлының 22нче километрында килеп чыккан. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Лада» машинасының 10 нчы моделен йөртүче 20 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм идарә итүдә контрольлекне югалта. Нәтиҗәдә, автомобиле трассадан кюветка очкан һәм...

Һәлакәт 1 сентябрь төнендә Түбән Мактама - Актүбә автомобиль юлының 22нче километрында килеп чыккан. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Лада» машинасының 10 нчы моделен йөртүче 20 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм идарә итүдә контрольлекне югалта. Нәтиҗәдә, автомобиле трассадан кюветка очкан һәм әйләнгән.

Нәтиҗә аяныч: «Лада» машинасының 20 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Шулай ук 20 яшьлек машина йөртүче сынган-җәрәхәтләнгән килеш «Татнефть» ААҖ медсанчастена озатылган. Әлеге медицина оешмасына «Лада» машинасында зыян күргән 21 яшьлек тагын бер пассажирны да китергәннәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, аларның өчесе дә машинада куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/02/125465/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев