Җәннәт күбәләге
Җиһанга, бар көченә аваз салып, бала туды. Тупырдап торган улын күргәч, Әнисәнең йөрәк түрендә ниндидер дулкынландыргыч халәт барлыкка килде. Үзен ана итеп сизү тойгысы иде бу. Әйтерсең лә, бала тудыру йорты тәрәзәсе артында барган шау-шулы тормыш бер мәлгә туктап калды. Бөтен игътибары, назы шушы кечкенә генә почык борынлы җанга күчте...
Җиһанга, бар көченә аваз салып, бала туды. Тупырдап торган улын күргәч, Әнисәнең йөрәк түрендә ниндидер дулкынландыргыч халәт барлыкка килде. Үзен ана итеп сизү тойгысы иде бу. Әйтерсең лә, бала тудыру йорты тәрәзәсе артында барган шау-шулы тормыш бер мәлгә туктап калды. Бөтен игътибары, назы шушы кечкенә генә почык борынлы җанга күчте дә куйды. Һай, бу хисне - ана булу хисен тату никадәр рәхәт икән лә!
Ә бит, бу дәваханәгә бала табарга килгәндә, баласын күрәсе дә килмәгән иде аның. Исәбе: баласын больницада калдырып чыгу иде. Ярый әле, бүлмәләрендә бишенче баласын алып кайтучы Наҗия апа булды. Киң күңелле, мәрхәмәтле бу апа, Әнисәнең уйларын белгәндәй: «Пәйгамбәребез (с. г. в. )балаларны җәннәт күбәләкләре дигән. Аллаһ безне зурлап, безгә ышанып биргән баланы читкә кагу зур ялгышлык. Ә гөнаһысы күпме? Бишенчесе булса да, ул минем өчен бик кадерле. И-и, җәннәт күбәләгем, бәхетләрең генә була күрсен», - дип, сөя ул сабыен.
Шифаханәгә кергәч, нинди генә кешеләр белән очрашмыйсың? Яхшысы да, яманы да... Әнә күрше караватта ятучы 18 яшьлек кыз, баласын беренче тапкыр имезергә алып килгәч тә, баласыннан баш тартты: «Юк, имезмим дә, тотмыйм да, күрәсем дә килми. Әниләрем алып чыкмаска кушты. Мин бит әле яшь, кияүгә дә чыкмаган. Бала белән мине кем алсын?» Тәүге тапкыр әнисен күрергә, әнисенең сөтен ашарга килгән сабый ярты юлда кире борылды. Анасына үпкәләп, ачыргаланып елаган бу сабыйның тавышы Әнисәнең колагында озак яңгырап торды. Наҗия апа: «Һай, кызым, ялгышасың. Аллаһ сиңа сәламәт бала биргән, ә син бу бүләктән баш тартасың. Үкенерсең, ләкин соң булыр», - дип, никадәр үгетләп караса да, яшь кыз: «Кирәк булса, үзеңә алтынчы бала итеп ал!» - дип кенә кычкырды.
Кочагында мес-мес килеп йоклап ятучы улына карап, Әнисә уйга чумды. «И, балакаем, нинди тормыш көтә икән сине?» Баксаң, аның тормышы да сынаулардан гына торган бит. Әнисәгә 5 яшь булганда, әти-әнисенең авариягә очрап үлүләре, аларның кайгысыннан бердәнбер әбисенең дә бу тормыш белән саубуллашуы, аннары балалар йорты... Үзе теләгән уку йортына укырга керә алмавын да бик авыр кичерде ул. Югыйсә, керү имтиханнарын да яхшы билгеләренә тапшырган иде, ни өчендер баллар җитми диделәр. Аннары тегү фабрикасына эшкә керде. Монда үзенең беренче мәхәббәтен очратты.
Илназ белән йөри башлагач, башка кызлар кебек матур киенәсе килеп, әбисенең өен юк кына хакка сатып җибәрде. Бәхет диңгезендә йөзгән кызга шул чакта акыл бирүче дә булмаган бит. Менә хәзер авылга кайтып, әбисенең йортында рәхәтләнеп баласы белән бергә яшәгән булыр иде. Терсәк якын ла, тешләп кенә булмый...
Дәвамы "Хезмәт даны" газетасында.
Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев