Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Булдыра безнең район җитәкчесе

Поселоктагы үзгәрешләргә сокланып карыйбыз. Нурминкә буйларын да танырлык түгел. Үзем дә Казан, Мамадышта яшәүче туганнарымны чакырып, горурланып су буйларын күрсәттем. Район халкы өчен атна саен күңелле итеп бәйрәмнәр оештырыла. Кукмара районы көне дә зурлап үткәрелде. Көндез дә, кич белән дә бик күңелле булды. "Казан егетләре" төркеменең чыгышын да яратып карадык....

Поселоктагы үзгәрешләргә сокланып карыйбыз. Нурминкә буйларын да танырлык түгел. Үзем дә Казан, Мамадышта яшәүче туганнарымны чакырып, горурланып су буйларын күрсәттем. Район халкы өчен атна саен күңелле итеп бәйрәмнәр оештырыла. Кукмара районы көне дә зурлап үткәрелде. Көндез дә, кич белән дә бик күңелле булды. "Казан егетләре" төркеменең чыгышын да яратып карадык. Әлеге эшләрнең башында, әлбәттә, район башлыгы Сергей Димитриев тора. Япь-яшь килеш район өчен ни кадәр зур эшләр эшләде бит. Мин генә түгел, күп кешеләрдән: "Каян Аллаһы Тәгалә безгә шундый башлык бирде?!" - дигән соклану сүзләрен ишетергә туры килә. Без аны бик хөрмәт итәбез, районны калдырып китә генә күрмәсен дип телибез. Ул бәйрәм көнне чыгышында сайлауларда актив катнашырга чакырды. Әйдәгез, сайлауларга бердәм булып килеп, район башлыгына хөрмәтебезне күрсәтик әле.

Мәдинә ЗАКИРОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев